Тагын бер җырчы СВОга киткән

Ул «Башкортстан» полкында хезмәт итәчәк.

Бу хакта “Башкортстан батальоны” телеграм-каналы яза.

“Башкортстан” полкында яңа иҗади кеше. Җырчы Марсель Фәрхетдинов быел җәй махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен җыр яздырган. Ул “Әгәр мин кайтсам” дип атала.

Ә күптән түгел ул контракт төзегән һәм хәзер полк сафларында хезмәт итә.

Марсель Караидел районыннан, республика һәм төбәкара музыкаль конкурслар лауреаты.

Исән-имин әйләнеп кайтырга язсын!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/batyrlar-d-vere/2023-10-07/tagyn-ber-yrchy-svoga-kitk-n-3470183

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле