«Без тагын бала көтәбез!»

Казандагы концертында Гүзәл Уразова гаиләләрендәге бер сер белән уртаклашкан.

Концертта күбрәк җыр арты җыр үрелеп барды. Аерым алып баручылар булмаган. Күп сүз булмаган. Ара-тирә Гүзәл һәм Илдар үзләре генә халык белән аралашып алган. Шул сөйләшүләрнең берсендә Гүзәл гаиләләрендәге бер серне тишкән.

– Әйтмәм дә дигән идем… Әйтсәм, әйтим инде… Без тагын бала көтәбез бит! – дигән ул.

Халык алкышларга күмеп, котлау сүзләре яудыра башлагач кына җырчы, көлеп, сүзен дәвам иткән.

– Хәзер инде баланың төнге клубтан кайтуын көтәбез, дим. Әллә нәрсә уйлап утырмагыз. Теге дүртесен кеше итәсе бар әле, – дип, алдагы җырны җырларга өлкән кызлары Элларины чакырган. Әниле-кызлы дуэт Гүзәлнең иң беренче җырларының берсе булган «Сине көтәм» җырын искиткеч моңлы итеп башкарган.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-10-03/bez-tagyn-bala-k-t-bez-3463604

 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле