Бер ана, купеда ике баласын ялгыз калдырып, ялгыш башка поездга утырып киткән

Краснодар краенда 45 яшьлек хатын-кыз, тимер юл станциясендә туктаган поездда ике баласын калдырып, ялгыш башка поездга утырып киткән.

Төньяк-Кавказ округы транспорт полициясенең телеграм-каналында хәбәр ителгәнчә, әлеге хатын-кызның 4 һәм 17 яшьлек балалары белән Адлердан өенә – Санкт-Петербургка кайтып килеше булган.
Ул Краснодар краендагы бер станциядә ризык алу өчен поезддан төшкән. Шуннан, юлларны бутап, башка поездга утырып киткән. Махачкаладан Санкт-Петербургка бара орган поезд булган бу.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре ялгыз калган балаларны озата киткән. “Лихая” станциясенә килеп җиткәч, полиция хезмәткәрләре балаларга югалган әниләрен табып биргән. Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, бернинди дә җинаятьчел гамәл булмаган, балаларның гомеренә һәм сәламәтлегенә берни янамаган.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/124716/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле