Киләсе елдан үз исемеңә кредит алуны тыярга җыеналар

Киләсе елның 1 июленнән үз исемеңә кредит алуны тыярга мөмкин булачак. Дәүләт Думасы шундый закон проектын беренче укылышта хуплаган. Ул халыкны мошенниклардан сакларга тиеш.

Дума Рәисе Вячеслав Володин әйтүенчә, депутатлар проектны бик күп мөрәҗәгатьләргә җавап йөзеннән әзерләгән. «Халык бу карарны көтә. Закон кешеләрне, шәхси мәгълүматларын урлап, кредит рәсмиләштерүче мошенниклардан саклау мөмкинлеге бирәчәк», – дигән ул.

Володин аңлатып үткәнчә, һәрбер кеше үз исеменә теләсә нинди кредит алуны тыя алачак. Банкларның гына түгел, микрофинанс оешмаларының акчасына да кагыла бу. Ә инде кредитның кирәге чыкса, тыюны гамәлдән чыгарырга мөмкин булачак.

Моның өчен Күпфункцияле үзәккә яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша тиешле гариза язып тапшыру күздә тотыла (СНИЛС номерын күрсәтү таләп ителәчәк). Кредит кирәк икән, тагын бер гариза тапшырып, 1 көн эчендә тыюны гамәлдән чыгарырга мөмкин булачак.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/124828/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле