Авырлыклар һәм акчасызлыктан интеккән 6 балалы укытучы сәер генә үлеп киткән

Мәскәүдә Укытучылар көнендә рәсем укытучысы, 6 бала әнисе серле шартларда вафат булган. Аның мәетен башкаладагы йорт подъездында тапканнар.

38 яшьлек укытучыны подъездда ире таба. Ул аңында булмый, «ашыгыч ярдәм» табиблары аны аңына китерә алмый.

Ул көнне иртән бу хатын иренә үзе көткән суммада хезмәт хакы алмавын язган була. Соңрак исә, «арыдым» дип язып җибәргән…

Бу ел күп балалы гаилә өчен авыр була. Озакка сузылган декреттан соң хатын мәктәпкә рәсем укытучысы булып эшкә чыга. Әмма хезмәт хакы аны бөтенләй канәгатьләндермәгән – хезмәт хакы бер баласының инвалидлык буенча пособиесе кадәр генә була. Эшкә чыккач, ул пособие дә түләнми башлаган. Шулай ук гаилә ипотека да түли. Моннан тыш, күп балалы гаилә аферистлар корбаны да булган. Аферистлар күп балалы әнигә шалтыратып, 1,5 миллион сумга кредитлар алырга мәҗбүр иткәннәр.

Хәзер табиблар укытучының үлем сәбәпләрен ачыклый.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/124869/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле