Татарстанда чүп ташучы машинаның җиңел автомобильгә килеп бәрелүе нәтиҗәсендә 9 яшьлек бала һәлак булган

 Казан янында ике машина бәрелешү сәбәпле 9 яшьлек баланың гомере өзелгән. Бу хакта Автомобиль инспекциясе хәбәр итә.

Тәгаенләп әйтсәк, Усад бистәсенә илтүче юлда “KIA” чүп ташучы “КамАЗ” белән бәрелешкән. Фаҗигадә җиңел машинаның алгы утыргычындагы малай һәлак булган.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, бала иминлек каешен эләктергән булган.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/124903/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле