Түбән Кама шәһәрендә 83 яшьлек пенсионер хатын-кызны авария булган урыннан качып киткән өчен машина йөртү таныклыгынан мәхрүм иткәннәр. Бу хакта шәһәр Дәүләт автомобиль инспекциясе хәбә итә.
Болай булган. “Пенсионер Volkswagen Passat” машинасында Тынычлык проспектындагы йорт ишегалдында куеп калдырылган “Hyundai Solaris”ка килеп бәрелгән. “Hyundai”, алга “сөрлегеп”, “ВАЗ 2110” автомобиленә килеп кергән. Өлкән яшьтәге йөртүче, кеше-кара күргәнче диптер, авария урыннан тиз генә китеп барган.
Соңыннан аны тапканнар. Суд әбине бер елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткән.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/124916/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday