Үтергән, көчләгән… Черниковкада сеңлесенең җанын кыйган абыйсы җинаятенең коточкыч нечкәлекләре ачыкланган.

Уфаның Черниковка бистәсендә 22 яшьлек абыйсының 14 яшьлек сеңлесен үтерүе турында язган идек. Аларның әниләре — бер, әтиләре башка булган. Әниләре белән өчесе бер фатирда яшәгәннәр.

Егет кызга ташлана һәм аны буа башлый. Бичара бала ярдәм сорап кычкыра, күршеләре аны ишетә, әммә ярдәм итми. Рәсми рәвештә расланмаган мәгълүматлар буенча, яшәү билгеләрен бирми башлагач, абыйсы сеңлесен көчли.

Аннары ул кызның гәүдәсен диван астындагы тартмага яшерә. Кызны беркем дә эзләмәсен өчен, аның телефоныннан әбисе белән хат алыша. Аларның әнисе эштән соң кайта, кызы инде йоклый дип уйлый һәм, уятмыйм дип, үз бүлмәсендә йокларга ята. Төнлә җаһил сеңлесенең гәүдәсен әнисенең машина багажнигына чыгарып сала, ә үзе Ушаков урамындагы йорт түбәсенә яшеренә, аны көндез полиция хезмәткәрләре таба.

Иртән әнисе кызын эзли башлый, полициягә мөрәҗәгать итә, ләкин үзе эзләп чыгып китәргә җыенганда, аны машинасының багажнигында таба.

Бәлки, шикләнелгән кеше матдәләр тәэсирендә булгандыр.

Бер версия буенча, җәзалауның сәбәбе яшь кешенең көнчеллеге, игътибар җитмәве булырга мөмкин. Кайбер мәгълүматлар буенча, аларның уртак әнисе кызы белән Дубайга ял итәргә барган, ә улын үзе белән алмаган. Бу хәл конфликтның сәбәбе булырга мөмкин.

Орджоникидзе районы буенча тикшерү бүлеге тарафыннан «үтерү» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Башкортстан прокуратурасы балигъ булмаган баланы үтерү факты буенча җинаять эшен тикшерү барышын һәм нәтиҗәләрен контрольгә алды.

Берьюлы ике баласын югалткан ананың хәлен күз алдына китерү дә читен…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-10-12/nishl-de-sin-a-il-3475108

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле