Башкорт блогеры Миләүшә үзе белән булган куркыныч хәлләр турында сөйли. Баксаң, Башкортстан Республикасы массакүләм-мәгълүмат чаралары аның турында начар сүзләр язып, аның шәхесен түбәнсетә икән.
Уфаның телевидение, газета-журналлары минем турында теләсә-нәрсә язып чыкты. Бу ниндидер акция кебек, бөтенесе миңа ябырылды. Соңыннан билгесез кешеләр миңа, иремә шалтыратып янау сүзләре җиткерделәр.</p>
Нәрсә эшләдем мин?! Нигә болай кыланасыз? Мин үземнең блогта беркайчан да начар әйберләр турында сөйләмәдем дә, күрсәтмәдем дә. Хәзер мине юкка чыгардылар. Бернәрсә дә эшлисем килми, — ди Башкорт хуҗабикәсе.
чыганак: https://t.me/tatartoday/50488 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday