Винарис Илъегетнең шатлыгы арткан. Капкасы бер ачылса, килә дә, килә инде ул!
Винарис Уфага тәү тапкыр Хәмдүнә Тимергалиева белән килгән иде. Сәхнәдән аның исемендәге «а» авазына басым ясап, бик яңгыравыклы итеп игълан иттеләр. Шуннан сәхнәгә очып кына бер дәү егет килеп чыкты. Тамашачы башта аптырап калса да, җырның кушымтасында аңа ияреп биеп утыра иде инде. Хәмдүнә апага: «Сөйкемле сөяге бар бу егетегезнең», — дигәч, ул: «Белмим инде, апай, кайда сөяк күрдең икән монда», — дип көлеп җибәргән иде. Булганны яшереп булмый шул, сөйкемле сөяк я бар, я юк инде ул! Шуңа да, аның Лилия Хәмитовага өйләнеп, тагын да сөйкемлеләнеп китүенә бар тамашачысы шатланды. Инде янә бер сөенеч. Бу хакта җырчы үзе болай яза:
«Яраткан тамашачым, сезнең белән уртаклашасы килгән зур шатлыгым бар. 11 октябрь көнне, минем әниемнең туган көнендә, шундый яхшы хәбәр килеп иреште. Кечкенәдән җырга гашыйк булып, уен коралларын яратып, гаҗәеп шәхесләр ярдәме белән артист дәрәҗәсенә җитешкән Винарис Ильегет – Виталий Ефим улы Блехер мин.
Ә бүген исә мәдәният министры һәм хөрмәтле Рәисебез Рөстәм Нургали улы Миңнеханов карары буенча, миңа атказанган артист исемен бирделәр! Минем өчен бу – зур дәрәҗә.
Тормышны яратып, җырлап яшәргә өйрәткән әти-әниемә, бөек шәхесләребезгә, кадерле кешеләремә, тамашачыларыма, дусларыма, Лилиямә чиксез рәхмәтлемен! Бу яхшы яңалык әниемнең туган көне җиткәндә булуы – икеләтә бәхет! Иҗатыма югары бәя бирүегезгә рәхмәт, татар халкым!»
Виталий-ВинАрисны дәрәҗәле исеме белән тәбриклибез һәм иҗади уңышлар телибез!
чыганак:: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-10-12/yl-ng-n-ide-at-kazandy-3475129
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday