Укучылар кайчан көзге каникулга китәчәк?

Быел ял 10 көн дәвам итәчәк.

Татарстан мәктәпләрендә укучылар быел 28 октябрьдән көзге каникулга китә. Балаларның ялы 6 ноябрьгә кадәр – 10 көн дәвам итәчәк. Бу хакта Татарстан Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова хәбәр итә. Моннан тыш министрлык каникулларны түбәндәге вакыт аралыкларында үткәрергә тәкъдим итә:

— кышкы каникул – 30.12.2023-08.01.2024 (10 календарь көне);
— язгы каникул – 23.03.2024-31.03.2024 (9 календарь көне);
— беренче сыйныф укучылары өчен өстәмә каникул – 17.02.2024-25.02.2024 (9 календарь көне).
Соңгы мәгълүматларга караганда, республикада барлыгы 1 408 мәктәп һәм 511меңнән артыграк укучы бар.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/125046/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле