Радик Юлъякшинның Инзилә белән кайда беренче «свидание» узды беләсезме?

Радик Юлъякшинның хатыны Инзилә социаль челтәрләрдә булачак ире белән беренче «свидание»нең бер дә гадәти булмаган урында узуын сөйләгән.

Инзилә сүзләренчә, Радик аңа ерак гастрольләрдән кайтып килүе һәм очрашу өчен нибары 1 сәгатькә Ижауда тукталачагын әйтеп смс язган.

«Безнең беренче очрашуыбыз заправкада иртәнге сәгать 5тә булды. Ул Казанга кайтып бара иде бит. Ләкин, көтмәгәндә, минем белән күрешергә уйлады. Әнидән рөхсәт сорап, янына чыктым. Без нәрсә эшләргә белмәдек һәм, заправкага барып, каһвә эчәргә, сөйләшеп утырырга булдык. Аннары ул мине өйгә кайтарып куйды, һәм алар Казанга китте. Хәтерлим, ул үзе генә түгел, Регина (апасы) һәм шоферы белән килгән иде», – дип язган ул.

Инзилә Радик белән күрешер алдыннан бик нык борчылган. Ләкин ахыры бик хәерле булды. Яшьләр менә дигән яшәп ята. 

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-10-16/irt-nge-bish-t-kayda-3479226

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле