Повестка тапшыруның яңа кагыйдәләрен аңлатканнар

Федераль законга үзгәрешләр кертелгәннән соң повестка тапшыруның ысуллары арткан.
Шулай итеп, хәзер повестка шәхсән кулга гына түгел, заказлы хат белән (хатны тапшыру турында уведомление җибәреп) һәм электрон рәвештә (мәгълүмати ресурс эшләнеп беткәч) дә тапшырылырга мөмкин.

“Хәрби хезмәткә чакырылучылар, барлык мәгълүмат ресурслары эшли башлауга, үз мәгълүматларын шәхси кабинет аша күзәтү, хәрби комиссариатка интернет аша учетка басу һәм учеттан төшү, әйтик, Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон повестка җибәрелү турында хат алу мөмкинлегенә ия булачак”, дигән “ПризываНет” сайты хәбәрчесенә юрист Владислав Неклюдов.

Повесткаларны электрон хәрби учет регистрында теркәү һәм анда пәйда булганнан соң җиде көн узгач, тапшырылган, дип санау күздә тотыла. Әлегә реестр эшләми.

“Повестка реестрда урнаштырылганнан соң хәрби хезмәткә чакырылучыга, военкоматка барып күренгәнче, чит илгә китәргә ярамый. Ә инде 20 көн узгач, башка чикләүләр өстәлә”, – дип аңлаткан юрист.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/125231/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле