Россиядә тагын бер бәйрәм пәйда булырга мөмкин

Дәүләт Думасы Рәисе аны гамәлгә кертүнең ни дәрәҗәдә дөрес булу-булмавын белү өчен сораштыру игълан иткән.

Озакламый Россиядә Әбиләр көне пәйда булырга мөмкин. Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин үзенең телеграм-каналында бәйрәмне гамәлгә кертүнең ни дәрәҗәдә дөрес булу-булмавын белү өчен сораштыру үткәрә.

Аның әйтүенчә, әби кеше һәркемнең тормышында аерым бер роль уйный. Ул үзенең дәү әнисен әлегәчә бик җылы хисләр белән искә ала икән.

“Бездә Әниләр көне, Әтиләр көне бар. Илебездә тагын рәсми төстә Әбиләр көне кертелүен дөрес булачак дип саныйсызмы?” – дип сораган ул.

Сораштыруда бүген 11.00 сәгатькә 216 мең чамасы кеше катнашкан. Шуның 82 проценты Әбиләр көнен кертүне хуплап тавыш биргән. 7 проценты – каршы, 11 проценты – “миңа барыбер” дип җавап биргән.
Сораштыру дәвам итә.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/125254/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле