Иркә ире Артур белән ничек танышты беләсезме?

Иркә ире белән танышу тарихын сөйләде:

Булачак ирем белән тәүге тапкыр эш вакытында очраштык. Дөресерәге, мин эшли идем, ә Артур әлеге мәҗлескә кунак буларак килгән. Аңлавымча, ул миңа шул ук вакытта, шул ук секундта гашыйк булган. Мин, әлбәттә, бераз уйландым. Мәхәббәте шулкадәр көчле булып чыкты: сентябрьдә тәүге тапкыр күрешсәк, март аенда без никах укыттык.
Танышкан көнне ул минем янга берничә тапкыр килеп, талгын биюгә чакырды. Әмма мин ризалашмадым. Сәхнәдә сикерә-сикерә биеп йөрсәм дә, тормышта мин бик җитди кеше, сирәк елмаям, ә таныш булмаган ир-атларга бөтенләй дә елмаймыйм дисәң була. Тәрбия шундыйрак. Артур минем арттан бик күп йөгерде. Көн саен подъезд төбенә килеп баса иде. “Тагы килдеңме?” – дип куа идем. Әмма тора-бара үземнем дә күзем төшә башлады, чөнки ирем бик чибәр. “Миңа син генә кирәк”, – дип ушымны алды ул. “Мин – балалы хатын-кыз”, – дип тә карыйм, әмма бу сүзләр аны куркытмады. Аннары, ул миннән 3-4 яшькә яшьрәк тә. Мин әйткәннәр аңа барыбер булды. Бик нык гашыйк булып, афәрин, мине үзенеке итте!

чыганак: https://t.me/tatartoday/50822

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле