Мин, 12 яшьлек бала, Кәримә әбиемә җәйге каникулга кунакка кайттым.
Бер иртән икәүләшеп тәмләп чәй эчтек. Шул вакытта әбием:
– Кызым, бер хәбәр килде бит әле. Әниең хастаханәгә эләккән, – дип, күзләрен керфек астына яшерде.
Кайнар күз яшьләренең чәйгә тып-тып тамганын сизмичә дә калдым. Әбиемне ишетмим, уемда – әнием. Бөтен теләгем – аның белән күрешү. Ләкин ара ерак, ул – шәһәрдә, мин – авылда. Берничә көн үткәч кенә, әнием янына бару бәхетенә ирештем.
Менә хастаханәнең озын коридоры буйлап әнием яткан палатаны эзләп барабыз. Керергә бик нык омтылсам да… аягым атламас булды. Палата ишеген ачтым, әниемне күреп хәйран калдым. Тәне янгында пешкән, марля белән чорнап куйганнар. Әнием, дип кочаклап, үбеп аласым килгән иде, ләкин табиблар, ярамый, диделәр. Әбием, әйдә, кызым, дип алып чыгып китте. Йөрәгемнең әрнүен берсе дә сизмәде.
Сентябрь. Мин хәзер – 7 нче сыйныф укучысы. Укырга барырга кирәк. Әнием Казан хастаханәсендә ята. Туганнар белән хәлен белергә бардык. Шатлыгым эчемә сыймый. Палатаның ишеген ачып җибәрдем. Кочаклыйсым килде, ләкин булдыра алмадым. Кагылсам, яралары тагын да көчлерәк авыртыр кебек тоелды. Хәле начарланганнан-начарлана, ләкин без яхшыга өметләндек. Әбиемнең дә укымаган догалары калмады. Әнием бик авыр сөйләшә. Алай да соңгы көчен туплап, миңа яшьле күзләре белән тутырып карады да: «Әни, кызымны карагыз, зинһар, ташламагыз», – диде. Әбием: «Ярар, борчылма, кызым, карарбыз, исән-сау терелеп кайт та үзең үстерерсең, иншалла», – дип җавап кайтарды. Әбиемә әйткән бу соңгы сүзләре һаман да колакта яңгырап тора.
…Апаларга кунарга бардым. Илүзә апам белән йокларга яттым. Аның әти-әнисе бик соң кайтты. Үзара сөйләшүләреннән әниемнең вафат булуын аңладым. Тик күңел ышанмады. Иртән торгач, апаның күзенә карадым. Алар минем сизенгәнне белмиләр бит инде. Берни булмагандай: «Тизрәк кайт», –дип озатып калдылар. Мәктәптән кайтып керүем булды: «Кызым, әниең үлде бит», – диде Әлфия апам.
Менә без авылда. Өй түрендәге караватны кыйблага таба борып куйганнар. Ә анда өстенә ак җәймә каплап куелган әнием ята. Каты итеп кочаклап алдым. Битеннән сыйпый-сыйпый, үбеп елыйм. «Әнием, син бит исән, уян инде», – дим. Ләкин ул дәшми. Капкадан алып чыгып киткәндә: «Әнием, мине калдырма», – дип артыннан кычкырып елап чаптым. Тик ул мине калдырып китте. Тормышым кара төскә керде. Әбием мине күпме генә юатырга тырышса да, булдыра алмады. Ике ай буе еладым да еладым. Укырга да бармадым.
Әниемнең фотосурәте генә калды. Үз-үземне юатып, күңелле вакыйгаларны искә алып, аның белән сөйләшәм. Авырлыкка юлыксам, киңәшләшәм. Елап та алам. Шулай фотосурәтенә карап торганда, әбием миңа: «Елама, кызым, тукта, әниеңне суга саласың бит», – диде. Шул көннән үз-үземне кулга алырга тырыштым. Әбием белән бергә яшәдек. Ул мине нык булырга өйрәтте. 11 нче сыйныфны тәмамлап, институтка кердем. Әнием кебек тәрбияче, укытучы буласым килде. Институтны тәмамладым. Кияүгә чыктым. Ринатым тормышымның иң зур бүләге булды. Аның белән өч кыз – Алинә, Зәринә, Ралинәне үстерәбез. Сине исән килеш күрмәсәләр дә, беләләр, яраталар, әнием. Вафатыңа инде егерме өч ел үтсә дә, күңел һаман ышанмый. Каядыр киткән кебек тоеласың, кайтырсың дип көтәм. Бик сагынам. Йолдызлы күккә карыйм да, аннан, елмаеп, миңа күз сирписең сыман тоела. Тыныч йокла, кадерле әнием!
чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/125207/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday