«Эчүен тәки ташламый…»

«Ирем белән 18 ел яшибез. Мин аны күралмас чиккә җиттем…»

«Кызлар, ирем эчә. 18 ел һәр көн кич белән эчә! Эчкәненә ачуым чыга, йөрәгем яна, күралмыйм хәтта. Үзгәртә дә алмадым, тырыштым ,тавыш та чыгарып карадым, яхшы итеп тә карадым, булмый үзгәртеп. Анализлары начар, бавыр чиреннән интегә. Табиб та эчүен туктатырга кушты. Юк, ишетми. Ә минем йөрәгем яна, яшь бит әле ул. Мин бернәрсә дә эшли алмыйм, бик авыр», — дигән бер хатын социаль челтәрләрдә.

Эчкечене дәвалап буламы? Моның өчен күпме махсус үзәкләр көч сала, тик «айныды» дигәнне ишеткән юк. Кем ирен бу упкыннан тартып чыгара алды? Киңәшләрегезне языгыз әле. Бу ярдәм күпләргә кирәк бит.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-10-17/ech-en-t-ki-tashlamyy-3481293

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле