Шампиньон гөмбәсе яман чирне кисәтә. Табиб-диетолог Елена Соломатина шул хакта сөйләгән. Моннан тыш әлеге гөмбә атеросклероздан да ярдәм итә икән.
Шампиньонда клетчатка күп. Ул исә, үз чиратында, организмнан артык шикәрне, холестеринны чыгарырга ярдәм итә”, – ди табиб. Шампиньон селен, бакыр, В төркеме витаминнарына да бай. “Организмга селен җитмәсә, калкансыман биздә проблемалар башлана, аның эшчәнлеге акрыная һәм гипотиреоз башлана. Бакыр — тәннең сыйфатлы булуы өчен җавап бирә. В төркемендәге витаминнар метаболизм процессларын яхшырта”, – ди табиб.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/125507/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday