Табиб-диетолог яман шештән саклый торган ризыкны атаган

Шампиньон гөмбәсе яман чирне кисәтә. Табиб-диетолог Елена Соломатина шул хакта сөйләгән. Моннан тыш әлеге гөмбә атеросклероздан да ярдәм итә икән.

Шампиньонда клетчатка күп. Ул исә, үз чиратында, организмнан артык шикәрне, холестеринны чыгарырга ярдәм итә”, – ди табиб. Шампиньон селен, бакыр, В төркеме витаминнарына да бай. “Организмга селен җитмәсә, калкансыман биздә проблемалар башлана, аның эшчәнлеге акрыная һәм гипотиреоз башлана. Бакыр  — тәннең сыйфатлы булуы өчен җавап бирә. В төркемендәге витаминнар метаболизм процессларын яхшырта”, – ди табиб.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/125507/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле