Уен вакытында бер малайның күзенә туп тидергәннәр. Фаҗига октябрь башларында Бөгелмәдә була.
14 яшьлек үсмер дуслары белән футбол уйный. Шулвакыт баланың күзенә туп тия. Малай аңын җуеп егыла. Ә инде берникадәр вакыттан соң җан бирә.
Бәхетсезлек очрагы буенча җинаять эше кузгатылган. Татарстан прокуратурасында аңлатуларынча, бу хәлне тикшерүне Бөгелмә прокуратурасы үз карамагына алган.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/125552/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday