Өч бала әнисе Алия Хәлиуллинага ярдәм кирәк: “Балалар хакына булышыгыз!”

Апас районында яшәүче өч бала әнисе Алия Хәлиуллинага ярдәм кирәк. 2022 елның җәендә юл фаҗигасенә очрый ул. Машинада балалары да була. Кызының аягы имгәнә, шөкер, башка балаларга берни булмый. Ә менә Алиянең умырткалыгына зыян килә.

– 1 ел эчендә Алия  үзе генә утырырга өйрәнде. Кулларын селкетә башлады.  Ул гаиләсенә һәм сабыйларына бик кирәк. Әнә шуңа да бирешергә уйламый да. Моңа кадәр алар үз көчләре белән дәваландылар. Кешедән акча сорамадылар. Хәзер инде үзләренең мөмкинлеге юк. Ничек тә Алияне савыктырасы иде. Тиздән тернәкләндерү курсы узасылары бар. Мәскәүдә  3 атна дәвалану – 829 500 сумга төшә, – ди дусты Альбина Бәширова.

Алия Хәлиуллинага  ярдәм итү өчен реквизитлар: Әнисе Гөлсинә Мингәрәева Ф исемендәге карталар 8-987-224-09-88  телефон номерына беркетелгән.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/125582/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле