Алты баласын ташлап качкан

Игезәкләре тумаган да булган. Бүген шушы балалар аны кабергә сала.

Ут кебек бер дустым бар минем. Фатирларга, кем әйтмешли, «под ключ» ремонтны берүзе ясый. Танышлар эш тәкъдим иткәч, шалтыраттым. «Әти булган кешене җирлибез бүген, соңрак, яме», дип, сөйләшүне кыска тотты ул.

Тагын бер гыйбәрәтле язмыш…

Авылдаш кыз белән егет яратып өйләнешә. Икесе дә колхозда эшли, дөнья көтә, дүрт балалары туа. Хатын басынкы, тавышы ишетелми, эштән башканы белми. Ир гаярь, сүзгә кесәгә керми, чит хатыннар янында кыенсынуны белми.

Бер таңда хатын укшып уяна. Бу халәт аңа яхшы таныш, димәк — бишенчегә… Бу хакта иренә әйтә. Шушы көннән ул үзгәрә, үз эченә йомыла, сөйләшеп бармый, уйга кала.

Ә тагын бер таңда ул бөтенләй югала. Соңрак аның туган авылыннан, туганнарыннан, гаиләсеннән качып күрше республикага чыгып тайганы мәгълүм була. Беркемгә дә әйтми чыгып китү — качу буладыр бит инде?!

Яңа гаиләсендә кызы туа, ул алар белән авылга кайтып йөри башлый. Әмма үзе дә, әти-әнисе, туганнары да аның беренче гаиләсе яшәгән йортны урап уза. Алар бик матур әкият уйлап таба — борын-борын заманда аның гаиләсе таркалуга хатыны сәбәпче булган ди…

Әйткәндәй, теге таңда әниләрен уяткан бәбиләр икәү булып чыга, ире качкач, хатыны игезәкләр таба.

…Бүген аны җир куенына шушы балалар сала. Бу тормышта мең тапкыр кабатланган, әмма күп ирләр «бу башкалар белән булган, минем белән — беркайчан да» дигән язмыш бу иргә дә язылган була — ул авылына кайтып үлә. Үлемечле чиргә сабышкач, аны әтисе чыгып качканда әнисенең йөрәк астында калган кызы тәрбияли. Ә икенче гаиләсенә шалтыраткач — «Абонент недоступен, позвоните позднее или оставьте сообщение…»

Минем ут кебек дустым бүген төне буена әтисенең апасы белән кәфен теккән. Ул һаман да теге балык башын чәйни башлагач, улы килеп: «Әни, җитте инде, абый җиңгине ташлап китте бит, моны син дә, бөтен авыл да белә», — дип туктаткан.

…Җәннәт ишекләрен ачарлармы икән сиңа, гаярь егет, ә шулай да, алты балаңның әнисе сиңа хәерлекләр әзерли. «Үлем барысын да гафу иттерә», — ди ул.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-10-22/alty-balasyn-tashlap-kachkan-3488146

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле