Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин бер серен ачкан.

Аның иҗатын яратучылар баянда уйнаганын беләдер. Ләкин концертларында бер дә  баян тотып сәхнәләргә чыкмый.

 «Болгар» радиосының «Иртәнге чәй» тапшыруына кунакка килгәч, алып баручылар Ришатка бу турыда сорау биргәннәр. «Нигә үзең уйнап җырламыйсың?» – дип сораганнар.

«Мин үземне баянчыга санамыйм. Шундый баянчылар булганда яннарында баян күтәреп тору килешмәс тә, оялам да. Буталуым да бар», — дип сөйләгән җырчы.

Тыйнаклык Ришатка хас сыйфат инде ул. Килешәсезме?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-10-30/butaluym-da-bar-3497731

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле