Юрий Шатуновның нәсел тамырлары кая илтә?

Зилаер районы хакимияте башлыгы Борис Мелкоедов социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, туган якны өйрәнү белгечләре танылган җырчы Юрий Шатуновның тамырларын ачыклаган.

 «Туган як тарихына битараф булмаган кешеләр ярдәмендә Юрий Шатуновның тамырлары безнең районда барлыкка килүе ачыкланды. Бу версияне без шулай ук безнең туган якны өйрәнүче Геннадий Шарановта булган мәгълүматлар белән чагыштырдык», — дип хәбәр итте Борис Мелкоедов.

Туган якны өйрәнүче «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз битендә җырчы нәселенең чыганакларын эзләү турында язган.

«Соңгы вакытта миңа иҗади шәхесләрнең шәҗәрәләрен эзләүдә катнашырга туры килә. Күптән түгел берәү, гаилә архивында җырчы Юрий Шатуновның ата-бабаларының яшәвен раслаучы документларның күчермәләре бармы, дип сорап шалтыратты. Запрос сыйфатында аның бабасы Гаврила Егорович Шатуновның исәп карточкасын җибәрделәр.

Мин берничә эшне карадым һәм аның бабасының гаиләсе Башкорт АССРның Зилаер районы Картлазма утарында яшәгәнлеген раслаучы документларны таптым, шулай ук бу хакта1906 елда Петровка авылы (хәзерге Зилаер районы) Петр һәм Павел чиркәвенең метрик китабында язылган. Хәзер социаль челтәрләрдә: „Ә Сез элек нигә йоклап яттыгыз?», «Ә Сез аның 50 яше тулган көннәрдә кайда булдыгыз?» дигән сораулар яудыралар. Монда булдым. Миннән сорадылар, мин документаль рәвештә җавап бирдем», — дип язган Геннадий Шаранов.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/shehes/2023-10-30/yuriy-shatunovny-n-sel-tamyrlary-kaya-ilt-3497917

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле