Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов Тәтишкәсе белән янә кавышкан.

Бу хакта ул социаль челтәрдә болай яза:

– Без бергә! Мөнәсәбәтләребезнең туктап торуы икебез өчен дә бик кирәк иде. Инде тәмам буталып, акны һәм караны күрми яши башлаган идек. Бу хәл бер-беребезгә карата булган хисләрнең ихласлыгын тасвирлады.

Бик күп тәнкыйть һәм терәк булырлык җылы сүзләр килеп иреште шушы арада. Безнең генә түгел, ә сезнең белән булган мөнәсәбәтләргә дә ачыклык керде. Нишлисең инде, тормыш булгач, бар да була.

Беребез дә фәрештә түгел: сез дә, без дә! Һәрберебез үз юлын үтә, адаша-адаша, бәхет каршына барабыз. Тик кайчак, борма юллар аша үтеп, чын бәхетнең янәшәдә генә булганын аңлыйбыз! Бер-беребезне кадерләп, хөрмәт итеп яшик!

Эльмира аерылышуның төп сәбәбе — игътибар җитмәү дигән иде. Инде барысы да җитәрлек булсын, яшьләрнең сөю талына нәни генә бер сары сандугач кунсын дип телик.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-10-31/bez-berg-3499604

 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле