«Акылдан язар чиккә җиттем…»

Гөлназ Асаева бик авыр вакытларын искә алган.

Җырчы Гөлназ Асаева бала тапканнан соң бик нык тазарган. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә  сөйләде. Артык авырлыгы аны бик начар начар уйларга этәргән.

«Бик четерекле темага сөйләшеп алыйк әле. 2 ел элек булган хәлләрне сөйлим. Ул вакытта ниләр кичердем һәм ул халәттән ничек чыктым?

Бала тудыру йортыннан кайткач, бар да яхшы иде кебек. Вилдан булышып торды. Ләкин өйдә озаклап тора алмады, акча эшләргә кирәк. Ул офиска эшләргә китә, ә мин комплексларым аркасында бөтен кешенең башын катырам. Вилданның читтә сөяркәсе бардыр, чөнки мин симез, целлюлит белән, дип уйлый башладым. Акылдан язар дәрәҗәгә җитә идем. Артык авырлыгым аркасында юләрләнә яздым. Шундый уйларны башыма кертермен дип, гомер уйламаган идем», – ди Гөлназ Асаева.

Гөлназга киңәшләр күп булган. Күпләр аны кызганган, «шәхси тормышыңны монда сөйләргә кирәкми, әти-әниең белән киңәш, Вилданың белән уртага салып сөйләш», – диючеләр дә бар.  Сез нинди киңәш бирерсез?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-11-02/akyldan-yazar-chikk-ittem-3502533

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле