Миллионнарча язылучысы булган блогер курслар сатып кешеләрне алдаган өчен тоткарланган

 Аяз Шабутдиновны Мәскәүдә арендага алып торган фатирында тоткарлаганнар.

Миллионнарча язылучысы булган блогер Аяз Шабутдинов, курслар сатып, кешеләрне алдауда шикләнеп тоткарланган.

Аның чит илдән Мәскәүгә арендага алган фатирына кайтып төшүе турында хәбәр ителә. Хокук саклау органнары хезмәткәрләренең блогерны шунда тоткарлаулары мәгълүм.

Аяз Шабутдиновка язылучылар саны – 2 миллионга якын. Ул үзенең курсларында барлык кешеләрне акча эшләргә өйрәтергә вәгъдә иткән. Бер курсы “Даю инструкцию, как стать миллионером” дип атала икән.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/11/126631/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле