Суд блогер-миллионник Аяз Шабутдиновны 16 декабрьгә кадәр кулга алды

Суд блогер-миллионник Аяз Шабутдиновны аеруча зур күләмдәге мошенниклык турындагы эш буенча 16 декабрьгә кадәр кулга алды.

Агентлык мәгълүматлары буенча, Шабутдинов сигез эпизодта гаепләнә. Блогер гаебен танымый.

РФ Федераль иминлек хезмәтенең Мәскәү шәһәре буенча идарәсе хезмәткәрләре билгеле бизнес-тренерның законсыз эшчәнлегенә чик куюы хакында элегрәк хәбәр иткән иде. Якынча мәгълүматлар буенча, Шабутдинов иптәшләре белән, берничә юридик зат исеменнән эш итеп, теләсә кемнән зур керемнәр алучы нәтиҗәле эшкуар ясарга вәгъдә иткән.

Агрессив маркетингтан файдаланып, блогер, имештер, уңышлы бизнес ачарга ярдәм итәчәк белем бирү программалары, вебинарлар һәм тренинглар саткан. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, диелә хәбәрдә.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/sud-bloger-millionnik-ayaz-sabutdinovny-16-dekabrga-kadar-kulga-aldy-5878651

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле