Табиб йөрәк һәм кан тамырлары өчен файдалы булган ризыклар турында сөйләде.
Русиядә һәм дөньяда йөрәк-кан тамырлары авырулары саны елдан-ел арта, ә аларның шулай артуы туклануга да бәйле. «СМ-Клиника» табиб-кардиологы Анна Бирюкова йөрәк һәм кан тамырлары өчен нинди ризыклар иң файдалысы булуын сөйләде.
Анна Бирюкова сүзләренчә, зәйтүн, кукуруз, көнбагыш, соя һәм рапс майлары йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килү куркынычын киметә. Табиб билгеләп үткәнчә, аларда кан тамырлары стенасы һәм йөрәк сәламәтлеген саклау өчен кирәкле күп күләмдә май кислоталары бар.
— Моннан тыш, рационга күбрәк балык кертергә киңәш ителә. Бу балачактан ук һәркемгә билгеле булган “балык мае” чыганагы. Иң файдалысы— майлы балык: сельдь, скумбрия яки лосось. Балыкны атнага 1-2 тапкыр куллану атеросклероз барлыкка килүе белән бәйле куркынычларны кисәтә, — ди белгеч.
Аның сүзләре буенча, организмга җитәрлек аксым алу бик мөһим. Майлы булмаган сыер, кош итләре кебек үк, шулай ук, чечевица, борчак кебек кузаклылар да файдалы. Табиб бөртекле икмәктә, яшелчәләрдә, яшел тәмләткеч үләннәрдә, җиләк-җимеш һәм ярмаларда булган җепсел кулланырга киңәш итә. Соңгылары арасында ул кара бодайны, дөгене аерып күрсәтә.
Табиб билгеләп үткәнчә, көн саен биш порция яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга кирәк, ягъни 500 грамм тирәсе. Ул туңдырылган яшелчә-җимешнең дә файдалы сыйфатларын югалтмавы турында белдерә.
— Киптерелгән җиләк-җимешләр дә файдалы, әмма аларда шикәр концентрациясе күбрәк булуын истә тоту мөһим, шуңа күрә порция күпкә азрак булырга тиеш. Моннан тыш, кайвакыт җитештерүчеләр җиләк-җимешне шикәрдә пешерә, аннан гади киптерелгән җиләк-җимеш итеп саталар. Мондый ризыкларны кулланырга киңәш ителми, — ди табиб.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2023-11-02/sez-bu-rizyklarny-esh-ashyysyzmy-3503469 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday