«Арзанлы пиар бит бу»

Җырчы Раяз Фасыйхов Ришат Фазлыйәхмәтовларга ышанмый. Ә сез ышандыгызмы?

Раяз Фасыйхов «ТНВ» каналындагы «Ә син?» дигән тапшыруда алып баручы Әбри Хәбриевка Ришат Фазлыйәхмәтов белән Тәтишкәнең аерылу тарихы белән пиар эшләвен сөйләгән. Ул бу вакыйганы түбән дәрәҗәдәге алым, дип саный.

Тапшыруда аңа «Синең фикереңчә, татар эстрадасында «дешевый» пиар, ягъни түбән дәрәҗәдәге пиар белән шөгыльләнүче артистны яки күренешне ата» дигән бирем килә. Шушы уңайдан ул Ришат Фазлыйәхмәтов һәм Тәтишканы искә ала.

«Минем өчен бик кызык булды. Мәсәлән, мин, концертларыма кеше күбрәк йөрсен дип, кешегә күбрәк ошарга тырышыйм дип жәлләтепме, яки кара пиар белән нәфрәтләндерепме, үземә тамашачылар җәлеп итмәс идем.

Ришат Фазлыйәхмәтов белән Тәтишка «ул мине ташлады, без аерылдык, тегеләй-болай» дип бик каты күперттеләр дә, аларны аннары ниндидер бер чарада Фирдүс Тямаев дуслаштырды. «Мин әйткәч, бәбиегез дә була», – дип әйтте. Фирдүсне алар сөйләштерепме, нитепме?

Менә бу минем өчен бик кызык булды. Һәм бу – шундый арзанлы, түбән дәрәҗәдәге пиар, минемчә.

Шуңа күрә шоу-бизнесның әнә шундый әйберләре бар инде аның. Өйдәгене тышка чыгара башлыйлар. Андый ситуацияләр күп булды. Кайберсе аның чын мәгънәсендә булды, ул пиар да булмады. Ә кайберсе – менә бу ясалмалары…

Ришатны җырчы буларак та хөрмәт итәм. Ләкин аларның бу кыланмышлары миңа ошамады. Бу – минем шәхсән үземнең фикерем, мин аны курыкмыйча әйтәм.

Заманында көлеп йөргән идем: Элвин Грей бөтенесе белән сугыша башлады, Гүзәл Уразова белән җыр өчен сугыштылар, елаштылар, җаннарым. Аннары дуслаштылар. Аларны бөтен дөнья белән көттек инде. Аннары Салават абый белән. Элвин Грей аңа страус күкәе бүләк итте, туган көненә балта алып килеп бирде. Булды инде… Бәлки, мин искечә уйлыймдыр инде. Бәлки, шуңа да шул дәрәҗәдә генә калганмындыр. Нәрсәләрдер уйлап чыгарып, шундый мөгезләр чыгарып йөргән булсам, бәлки, әлләкем булган булыр идем. Шундый әйберләрне мин яратмыйм», – дип сөйли Раяз Фасыйхов.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-11-05/arzanly-piar-bit-bu-3508062

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле