Кичә, 6 ноябрь көнне, Чаллы-Зәй-Әлмәт-Түбән Кама автомобиль юлында җитди юл-транспорт һәлакәте булган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, «Лада Приора» автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм «Лада» белән бәрелешкән, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Юл-транспорт һәлакәтендә 7 кеше зыян күргән. Һәлакәтнең барлык шартлары да ачыклана.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/11/126808/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday