Белгечләр чит ил паспортын алу авырлаша дип белдерә

Документ биргән өчен дәүләт пошлинасы 20 процентка арттырыла.

Россия Хөкүмәте яңа үрнәктәге чит ил паспортын бирү өчен пошлинаны 20 процентка арттырырга тәкъдим иткән. Салым буенча закон проектына (икенче укылышка) кертелгән төзәтмәләргә караганда, бәя инде киләсе елның 1 гыйнварыннан үсәчәк.

Шулай итеп, документ рәсмиләштерү бәясе биш меңнән алты мең сумга, балалар өчен – 2,5 меңнән 3 мең сумга җитәчәк. Моннан тыш Россиядә вакытлыча яшәү өчен рөхсәт кәгазе алуга пошлина күләме 1920 сум булачак (моңа кадәр – 1600 сум).

чыганак: https://vatantat.ru/2023/11/126988/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле