Танылган спортчының 13 яшьлек кызы 13нче кат тәрәзәсеннән егылып һәлак булган

Бокс буенча дөнья чемпионы Григорй Дрозд гаиләсендә коточкыч фаҗига килеп чыккан: 13 яшьлек кызлары 13 нче кат тәрәзәсеннән егылып һәлак булган.

11 ноябрьдә спортчы хатыны, ике улы һәм кызы белән өендә ял иткән. Билгеләре начараю аркасында ата белән беренче никахтан туган кызы арасында низаг килеп чыккан. Берникадәр вакыттан соң хатыны белән баласының бүлмәсенә кереп карагач Григорий кызларының юклыгын күргән.

Алар ачык тәрәзәдән карагач, коточкыч күренешкә тап булган. Кыз ашыгыч ярдәм машинасында җан биргән.
Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү бара. Гаиләнең әйбәт яшәве, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә учетта тормавы мәгълүм.

Бер ай элек Григорий Дрозд икенче хатыны белән кавышуларының өч еллыгын билгеләп үткән.
«23.10.2023 – бу дөньяда иң бәхетле ир-ат, ир һәм әти булуыма рәсми төстә 3 ел тулды. Янәшәмдә булуыңа рәхмәт”, – дип язган язган боксчы социаль челтәрләрдә. Беренче хатыннан булган балалары да аның белән яшәгән.

Григорй Дрозд – бокс буенча дөнья һәм Европа чемпионы. Соңгы елларда 44 яшьлек спортчы иҗтимагый эшчәнлеккә күп вакытын багышлаган, шулай ук бокс белән шөгыльләнүче яшь буынга югары үрләргә ирешүгә ярдәм иткән.

чыганак:https://vatantat.ru/2023/11/127322/

 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле