Ринат Рәхмәтуллин ирегеннән мәхрүм ителгән

Җырчы коточкыч авария ясаган.

Җырчы Ринат Рәхмәтуллин 6 айга ирегеннән мәхрүм ителгән.

Җырчы исерек килеш автомобиль йөртү һәм юл-транспорт һәлакәте китереп чыгаруда гаепләнә. Ринат Рәхмәтуллинга суд карары 7 август көнне чыгарылган. Җырчы, үз сүзләренә караганда, 30 авария ясаган.

Буа шәһәре суды Ринат Рәхмәтуллинны шулай ук 3 ел да 6 айга транспорт чараларына идарә итү эшчәнлеге белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм иткән. Җырчы быел җәй уртасында Буа шәһәре хакимияте бинасы каршындагы борылышта авария ясауда гаепләнә.

Тикшерү барышында җырчының шушы ук машина белән юл-транспорт һәлакәтенә очрап, Ленин суды тарафыннан 180 сәгать мәҗбүри эшләр һәм 2 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булуы ачыклана. Суд карарында ул авариянең төгәл вакытлары күрсәтелмәгән. Ул вакытта Ринат Рәхмәтуллинның «Лексус»ы М-7 трассасының 650нче чакрымында «Вольво» машинасы белән бәрелешә. Шул рәвешле, әле алдагы хөкем карары үтәлеп бетмәгән килеш, Ринат Рәхмәтуллин кабат юл һәлакәтенә сәбәпче була.

Ринат Рәхмәтуллинның үз гаебен тануы, кылган гамәлләренә үкенүе, татар мәдәниятен һәм эстрадасын үстерүгә керткән өлеше, махсус хәрби операциягә булышлык күрсәтеп, анда катнашучылар һәм мобилизацияләнүчеләр өчен концертлар, башка хәйрия концертлары оештыруын һәм балигъ булмаган баласы булуын исәпкә алып, суд җәзаны беркадәр йомшарткан.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-11-15/rinat-r-hm-tullin-iregenn-n-m-hr-m-itelg-n-3520923

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле