Ринат Рәхмәтуллинның концерт директоры җырчы белән контрактны өзгән

Җырчы Ринат Рәхмәтуллинның 6 айга төрмәгә ябылуы турында язган идек. Концерт директоры, Айдар Кәримов, җырчы белән булган хәлләрнең дөрес булуын әйткән.

«Быел бер эчеп машина йөртү таныклыгын алдыргач, җитди генә сөйләшкән идек. Ярар, шау-шу ясап алдың, 20, 30 тапкыр авариягә очрап исән калдым дип дөнья яңгыраттың. Туктарга вакыт, дидек аңа команда белән. «Үзем беләм нишләгәнемне», —  диде дә китте. Икенче көнне шалтыратсам — лаякыл исерек. Айлар буе эчә бит ул, беләсезме? Әйттең ни дә, әйтмәдең ни. Моңа кадәр ничек тә ерып чыктык. Кылана-кылана иде дә, тына иде.  Бу юлы бөтенләй шашынды. Ул команданың бар тырышлыгын аяк астына салып таптады», — ди Айдар Кәримов.

Концерт директоры җырчы белән сөйләшүне өзәргә туры килүен әйтте. Сүз уңаеннан, Айдар Кәримов моңа кадәр Эльмира Сөләйманова белән эшләгән иде. Аның белән чыгышлар ясады, концертларын алып барды. Хәзерге вакытта үз бизнесын булдырып йөри. Җырчылар белән эшләвен туктатып торачагын әйткән.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/11/127436/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле