Ринат Рахматуллин: «Ялган сөйләүчеләрне судка бирәм!»

Ринат Рахматуллин элемтәгә чыкты. Җырчы әлеге вакытта үзенең чыннан да колония-поселениедә булуын раслады.

Ләкин шалтыратуының сәбәбе башка – җырчы элек үзе белән хезмәттәшлек иткән Айдар Кәримовның сүзләренә каршы җавабын әйтте.

Айдар Кәримов Ринат Рахматуллин турында: «Быел бер эчеп машина йөртү таныклыгын алдыргач, җитди генә сөйләшкән идек. «Ярар, шау-шу ясап алдың, «20-30 тапкыр авариягә очрап исән калдым» дип, дөнья яңгыраттың. Туктарга вакыт», – дидек аңа команда белән. «Үзем беләм нишләгәнемне», – диде дә китте. Икенче көнне шалтыратсам – лаякыл исерек. Айлар буе эчә бит ул, беләсезме? Әйттең ни дә, әйтмәдең ни. Моңа кадәр ничек тә ерып чыктык. Кылана-кылана иде дә тына иде. Бу юлы бөтенләй шашынды. Ул команданың бар тырышлыгын аяк астына салып таптады», – дип сөйләгән булган.

«Минем концерт директоры» дигән сүзне ул үзе уйлап чыгарган. Документаль рәвештә теркәлгән андый кеше юк. Мин моны болай гына калдырмаячакмын. Без барыбыз да үз гамәлләребез өчен җавап бирергә тиеш. Дөрес булмаган мәгълүмат язучылар белән минем адвокат шөгыльләнәчәк.

Минем монда телефоннан кем беләндер бәхәс алып барырга, комментарий-интервьюлар бирергә мөмкинлегем юк. Андый вакытым да түгел. Әмма тагын бер кат әйтәм – мин моны болай гына калдырмыйм. Апрельдә чыгам, «разбираться будем», – диде Ринат Рахматуллин.

чыганак: https://intertat.tatar/news/rinat-raxmatullin-yalgan-soilaucelarne-sudka-biram-5862501

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле