Гастрольләр, меңәрчә чакырымлы юллар — барысы да бер йөрәккә. Әмма, безнең Ришат бирешмәс!

Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин социаль челтәрдәге сәхифәсендә иртән йөгергән видеоларын еш куя.

Кызык, алар кемгәдер ошамый икән! Болары Ай белән Кояштан да гаеп табучылардыр инде.

Алар өчен Ришат мондый аңлатма биргән:

«Ришат кылана, дип уйламыгыз инде. Ни өчен мин йөгерәм? Гастрольләр тыгыз булганда, йөрәк белән проблема, кан басымы, тахиакардия башланды. Бер яхшы кеше йөгерә башларга кушты, һәм мин шулай эшләдем дә. Хәзер барысы да яхшырды, «паническая атака»лар да бетте. Шуңа күрә сезгә дә киңәш итәм», – дип сөйли ул.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-11-19/rishat-y-r-gen-zarlana-3527468

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле