Татарстанда көчле кар-буран, бозлы яңгыр көтелә

Юлларда – кар көртләре, бозлавык.

Татарстан Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, бүген Татарстанда болытлы һава. Иртән көчле, урыны белән бик көчле кар, кайбер районнарда – буран. Көндез юеш кар, урыны белән бозлы яңгыр явачак. Юлларда – бозлавык. Кайбер районнарда томан төшәчәк.

Көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил, урыны белән җил тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Көндез һава температурасы +1…-3 градус чикләрендә тирбәләчәк. Юлларда – кар көртләре, бозлавык.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/11/127727/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле