Дрон төшеп кулын югалткан Альберт Җиһангиров турында якташы: «Контузия алгач, колагы да ишетми» [видео]

-- Лейла

Актаныш районының Киров авылында яшәүче күпбалалы ана Венера Сабитова шушы көннәрдә Мәскәүгә, академик Н. Н. Бурденко исемендәге баш хәрби клиник госпитальгә барып кайтты. Авылдашы, махсус хәрби операциядә каты яраланып контузия алган Альберт Җиһангировның хәлен белде ул.

Киров авылында яшәүче Венера Сабитова Актаныш районының күңелле аналарының берсе. Ире Алмас абый белән үз балалары янына тагын 9 ятим баланы сыендырып, тәрбияләп үстерделәр. Гаиләләре белән сәламәт һәм актив тормыш рәвеше алып барулары башкаларга үрнәк.

Венера апа ярдәмгә мохтаҗларга да һәрвакыт булышу җаен таба, балаларын да яшьтән кеше хәленә керә белә торган, мәрхәмәтле итеп тәрбияләргә тырыша. Сабитовлар балалары белән бергәләп  махсус хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм әзерләүдә актив катнашалар.

Венера апа авылдашы, махсус хәрби операциядәге Альберт Җиһангировның яраланып Мәскәүдә госпитальдә дәвалануын ишеткәч, батыр солдатның хәлен белергә барырга уйлый. Актаныш-Мәскәү арасы якын ара түгел. Әмма тәвәккәл ханым ике дә уйламый юлга кузгала. Күчтәнәчләр алып башта Казанга бара, аннан поезд белән Мәскәүгә. Академик Н. Н. Бурденко исемендәге баш хәрби клиник госпиталь Альберт Җиһангиров кебекләрне аякка бастырып чыгара. Авылдашының ничәмә-ничә чакрымнар үтеп хәл белергә килүе солдат егетне нык дулкынландыра, бер үк вакытта сөендерә дә.

Туган як җылысын алып килгән апасын күрү, нәкъ Актанышта гына пешерелә торган чәкчәкләрне, хуш исле ипекәйне авыз иткәч икеләтә көч кереп киткән кебек сизә үзен. Альберт авылдашлары, райондашлар җибәргән күчтәнәчләр белән палатада бергә яткан дусларын да сыйлый.  

– Альбертның дрон төшеп кулларына нык зыян килгән, бер кулы терсәктән юк, табиблар икенче кулын саклап калырга тырыша. Контузия алгач, колагы ишетми. Госпитальдә егетләрне дәвалаучы табибларга, шәфкать туташларына Аллаһы Тәгалә үзе ярдәм бирсен! – ди изге күңелле ханым. 

 Венера Сабитова Яңа ел алдыннан әлеге госпитальгә тагын бер тапкыр барырга ниятләп кайта. Илебез мәнфәгатьләрен яклап сәламәтлекләрен югалткан егетләрне бәйрәм күчтәнәчләре белән сыйлап күңелләрен күтәрергә тели. Шушы көннәрдә Сабитовлар авылдашлары белән госпитальдәгеләргә көндәлек кирәк-яраклар (бритва, теш пастасы, шампунь һ. б), эчке киемнәр, компот өчен кипкән, туңдырылган җиләк-җимеш, тәм-томнар әзерләүне башлап җибәрәчәк.

Актаныш

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле