Кореяда гомере өзелгән кызның әнисе: “Минем йөрәк теткәләнгәндер инде ул”

Бүген Мамадыш районының Владимир авылында Кореяда вафат булган 27 яшьлек Венера Сапуринаны җирлиләр. Кичә туган якка аның көле кайтып җитте. Кызның әтисе Александрның төп йортыннан соңгы юлга озаталар. Венераның әти-әнисе, туганы кызының көлен бар шартын туры китереп җирләргә карар кылган.

– Бер ана да мин күргәннәрне кичермәсен. Алма кебек балам иде бит. “Бар да яхшы, әнием” дип кенә торды. Кырыгын да уздырдык. Йөрәгемнең өзгәләнгәнен белсәгез иде! Теткәләнеп беткәндер инде ул, – ди Марина апа. – Чит илдә, тел белмичә 4 ай яшәү җиңел булмады. Иң авыры күзеңә карап яткан балаңа булыша алмау. Кызымның миңа тутырып карап торулары, күңелсезләнеп елаулары гомерем буе күз алдымнан китмәс. Кадерләп үстергән балаң урынына кулыңа көлен тотырсыннан әле! Авыр, бик авыр.

Марина Сапурина кызына ярдәм иткән һәркемгә чиксез рәхмәтен әйтә. Ә без исә, аларның тирән кайгысыны уртаклашабыз. Венераның урыны оҗмахта булсын. Әти-әнисе, якыннарына сабырлык телибез.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/11/128147/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле