Өч бала тәрбияләгән булган

Машинада ике баласы белән күпердән очкан хатын актив тормыш алып барган.

Фаҗига Белоретның Азнагол авылы янында була. Әниләре ике баласы белән «Шкода»да күпердән Агыйдел елгасына килеп төшкән. Урындагы халык ашыгыч хезмәтләр килгәнче балаларны машинадан чыгара ала, ләкин аларны коткарып кала алмыйлар, хатын шунда ук һәлак була.

Үлгән хатынның гаиләсендә өч бала — ике кыз һәм бер малай тәрбияләнгән. Хатын китапханәдә эшләгән һәм әдәби конкурсларда катнашкан, актив тормыш рәвеше алып барган.

Социаль челтәрләрдә гаиләгә ярдәм җыю оештырырга җыеналар.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-11-25/ch-bala-t-rbiyal-g-n-bulgan-3537634

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле