Казанда Наилә Гәрәеваны соңгы юлга озаттылар [видео]

-- Лейла

29 ноябрь Казанда Татарстанның халык, Рәсәйнең атказанган артисты, Тукай премиясе лауреаты, халкыбызның күренекле артисткасы Наилә апа Гәрәева белән хушлаштылар.

Көн салкынча булуга карамастан, мәрәсимдә халык бик күп булды — Наилә апаның якыннары, иҗатташ дуслары, укыткан студентлары, чордашлары — барсы да биредә булды.

Җитәкчеләрдән Татарстанның Дәүләт Шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та килгән иде.

Моннан тыш мәрәсимдә Татарстанның халык, Рәсәйнең атказанган артисты Илдар абый Хәйруллин Наилә апа турында истәлекләрен барлады.

— Наилә Хәкимовна бик тынгысыз, эзләүчән кеше иде, һаман эшләде, һаман чапты, пьесалар эзләде, иҗат итте. Казан театр училищесында, Казан мәдәният университетында 25 ел буена яшь артистларны укытты. Бүгенге көндә барлык театрларда да аның шәкертләре бар.

60,70,80 нче елларда тудырган бөек чор китеп барса да, безнең театр аларның хезмәте белән гөрләп эшләп бара.

Мәрхүмнәргә бездән күп кирәкми, алар бездән дога көтә, — дип сүзен тәмамлады, — Илдар Хәйруллин.

Наилә апа бөтен тормышын татар театрына багышланган шәхес, ул театр тормышы белән янып-көеп яшәде, искиткеч талантлы, кешелекле кеше иде, рухы шат, урыны җәннәттә булсын!

Татар Тудей | Татар Бүген

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле