Ришатның тормыш иптәше: «Мин аны үлгән дип уйладым»

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовның реанимациягә эләгүе хакында хәбәр иткән идек.

Тормыш иптәше Эльмира социаль челтәрләрендә, ире белән нәрсә булганнын әйтте һәм аның хәле турында сөйләде.

— Мин нәрсәдән башларга да белмим… Стресслар, борчылулар, концертлар, аны уңайсыз хәлдә калдырулары – барысы бергә җыелган да, йөрәгенә китереп бәргән. Төнлә булган хәлләр коточкыч… Ул яшәү белән үлем арасында иде. «5 минутка соңга калган булсагыз, берни эшли алмас идек», – диде табиблар.

Борчулары әле бер, әле икенче яктан китереп бәрде. Концертлары өзелде, халык алдында уңайсыз хәлгә куйдылар. Кичә ул йоклый алмады, миннән йокы даруы сорады һәм кинәт аңын югалтты, суламый башлады. Мин нәрсәләр булганны да хәтерләмим. «Ашыгыч ярдәм» бик тиз килеп, алып китте. «Шоковый» залга алып керделәр, миңа әйберләрен бирделәр. Мин «аны югалтуым шушы» дип уйладым… Миңа Ришатны реанимациягә алып китүләрен әйттеләр. Ул хәзер дә реанимациядә, хәле стабиль, әлегә сөйләшми, – дип аңлаткан Тәтишка ире белән булган күңелсез вакыйгаларны.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/11/128552/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле