Илнат Фәрхуллин һаман дәваханәдә

Күпләрнең яраткан җырчысы Илнат Фәрхуллин пешеп дәваханәгә эләккән иде. Хәлләре ничек икән?

«Аллаһка шөкер, бүген инде җиңелрәк, – дип сөйли ул сторисларында. – Бик күп шалтыратулар килә. Эш телефонына да, үземә дә шалтыраталар. Апалар, абзыйлар үзләренең минеке кебек булган очракларын сөйлиләр, киңәшләрен бирәләр. Бүген 10 банка система куячаклар. Уколлар, антибиотиклар ясыйлар. Төнлә 3 сәгатьтән артык йокладым. Җылы сүзләрегез өчен барыгызга да зур рәхмәт. Мондый дусларым янымда булганда, Аллаһ боерса, терелеп чыгарбыз».

«Әнинең халаты миңа килешәме?» – дип тә язган җырчы, шаяртып.

«Әниеңнең халаты булгач, тиз төзәләчәксең, энем» дигәннәр аңа. 

Берничә көн элек Илнат Фәрхуллин әнисе янына кунакка кайткач, мунчада өстенә бер таз кайнар су сипкән.

«3нче дәрәҗә пешүләр алдым. Аскы өлеш, куллар… 2 атна вакыт бар Яшел Үзән концертына кадәр. Ничек терелеп чыгарга… Казанга алып китәрләр, мөгаен. Авыртуга чыдап булмый…  Укол да ярдәм итми», – дигән иде  Илнат моңа кадәр.

Тизрәк терелеп чыгарга язсын!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/shehes/2023-12-04/ilnat-f-rhullin-aman-d-vahan-d-3550103

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле