Яңа интернет-энциклопедиясе татарча да эшли башлый

-- Лейла

РУВИКИ яңа интернет-энциклопедиясендә Россия халыклары телләрендә бүлекләр ачыла. Төп максат – һәркем үз белеме белән уртаклаша һәм туган телендә мәгълүмат ала алырлык мәйданчык булдырып, барлык россиялеләр өчен тигез мөмкинлекләр тудыру.

2023 елда РУВИКИ проектында Россия халыклары телләрендә бүлекләрне булдыру өчен команда җыела. Ярты ел эчендә мәйданчык интерфейсы 20 тел өчен булдырыла: алтай, башкорт, бүрәт, веп, ингуш, калмык, коми, коми-пермяк, ливвик, мари, мокшан, рус, саха, татар, тува, удмурт, хакас, чечен, чуаш, әрзә телләре. Гомуми күләм 100 меңгә якын хәбәр тәшкил итә, алар төрле телләр арасында синхронлаштырыла.

2023 елның ноябрь ахырында халык карамагына биш бүлек ачыла: башкорт, мари, саха, татар, чечен. Якын арада алты алтай, мокшан, тува, удмурт, чуваш, әрзә бүлекләрендә эшли башлаячак. Бу бүлекләрдә энциклопедик мәкаләләрнең гомуми саны 1,1 миллион берәмлектән күбрәк булачак.

2024 елда ким дигәндә янәдән 10 тел бүлегенең ачылуы планлаштырыла.

«Россия Федерациясе иң күпмилләтле илләрнең берсе. Россия халыклары бөек мәдәният булдырган һәм белемнең киң катламын туплаган, хәзерге цифрлы чорда аларны саклап калу һәм арттыру мөһим. РУВИКИ энциклопедиясе моның өчен ныклы корал булырга тиеш. Монда төрле телдәге белемнең җыелып кына калуы түгел, ә аның туган телендә укырга теләүчеләр өчен ачык булуы да мөһим. Монда тупланган белем төрле халыкның телен һәм мәдәни үзенчәлек сыйфатын чагылдыруын яхшырту белән бергә, ясалма интеллект системаларын өйрәнү өчен дә файдаланылачак», дип билгеләде РУВИКИ проектының генераль директоры Владимир Медейко.

«Тел ул рухи байлык. Матди байлыктан аермалы буларак, аны банк киштәләрендә һәм саклагычларда бикләп калдырырга ярамый. Телне фәнни картотекаларда документлаштыру гына җитми. Телне көндәлек тормышта киң кулланырга кирәк, шул вакытта гына ул үсәчәк һәм яшәячәк. РУВИКИ Интернет-энциклопедиясе безгә шундый мөмкинлекләрнең берсен тәкъдим итә: иҗат мәйданчыгында һәркем туган телендә үз белеме белән уртаклаша ала», ди Россия халыкларының төбәк телләре эшен координацияләү буенча РУВИКИ бүлеге җитәкчесе Рөстәм Гатауллин.

Белешмә өчен:

РУВИКИ яңа интернет-энциклопедия. Проект Россия интернет-форумы-2023-тә тәкъдим ителә. Мәйданчык экспертларны һәм гади кулланучыларны берләштерә: һәркем РУВИКИ авторы була ала, әмма профессионаллар гына материалларны верификацияләү гарантлары булып тора. Мәйданчыкның төп кыйммәтләре: уңайлылык, ачыклык, нейтральлек, мәгълүматның дөреслеге. Проект һәр кешенең көндәлек тормышының бер өлеше булып, теләсә нинди предмет турында, хата белән очрашудан курыкмыйча, төп һәм сыйфатлы күзаллау алу өчен тәгаенләнгән. Платформа планнарында даими яңартулар, алар инновацион технологик чишелешләрне, шул исәптән ясалма интеллект белән эш итүне үз эченә алачак.

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле