«Казан» ансамбле зур җиңүгә ия була [фотолар]

-- Лейла

8 декабрьдә Мәскәүнең Дәүләт Кремль сараенда “Бие һәм җырла, Россиям минем” фестиваленең гала концерты булып узды. 

Быел бу тамашада Россиянең иң яхшы академик хор һәм бию коллективлары чыгыш ясады. 

Республикабыз данын яклаган Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова җитәкчелегендәге «Казан» бию ансамбленең үрнәк-хореография студиясе «Балет» журналы редакциясе тарафыннан «Хыял» («Мечта») дип исемләнгән махсус бүләккә ия булды. 

Шулай ук Мәскәү хореография академиясенә һәм Чечен республикасының Х.Алиева исемендәге «Башлам» Дәүләт яшүсмерләр бию ансамбленә дә «Хыял» призын тапшырдылар. 

“Бие һәм җырла, Россиям минем!» фестивале быел Россиянең 6 шәһәрендә үткәрелде, исемлектә беренче тапкыр Казан да бар.

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле