Татарстан авылында коточкыч янгын: бер ир-ат һәлак булган

-- Лейла

Янгын кичә, 10 декабрьдә, Актаныш районында булган.

“112” ашыгыч хезмәтләр номерына Тыңламас авылы Октябрь урамындагы йортта янгын чыгуы турында хәбәр кергән. Россия МЧС Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, кечкенә генә шәхси йортта янгын чыккан. Коткаручылар килгәнче, 67 яшьлек хатын-кыз ут эченнән үзе чыга алган. Аны пешкән хәлдә хастаханәгә озатканнар. Ул йорт эчендә бер ир-атның калганлыгын әйткән. Коткаручылар ,янгынны сүндереп, җимереклекләрне чистартканда гына 59 яшьлек ир-атның мәетен тапкан.
Өй тулысынча янып беткән: янгын 36 кв.м. мәйданны юк иткән. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. 

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/12/129441/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле