Татар дөньясында – сүнмәс йолдыз, кабатланмас җырчы булып калдың

Бүген Эльмира Сөләйманованың үлеменә бер ел.

Дуслары аның истәлегенә сагышлы шигырь язган.

Бүген мәңгелеккә күчкәнеңә
Бер елың да тулды Эльмира:
Кабереңә кемдер чәчәк илтә,
Кемдер укый Коръәннән сүрә…

Җир куенына мәңгелеккә кереп,
Талдың үзең тирән йокыга.
Тоясыңдыр, рәхмәт юллыйсыңдыр,
Сагынып килгән һәрбер юлчыга.

Кабереңне чәчәкләргә күмеп,
Юксынучы сине бихисап…
Уянмыйсың, йөрәк өзгәләнә,
Әйтер сүзләр сиңа – бер кочак!

Сәхнәләрдә тыйнак кына җырлап,
Безнең күңелләрдә урын алдың…
Татар дөньясында – сүнмәс йолдыз,
Кабатланмас җырчы булып калдың.

Сагынабыз, вакыт – дәва диләр,
Вакытлар да басмый сагышны.
Нигә икән… үзәкне өзеп, сине
Алып китте гомер агышы?!

Син юклыкка ияләнеп булмый,
Бер ел, биш ел, ун ел үтсә дә…
Догабыздан калдырмыйбыз сине,
Оҗмах түрләренә керсәң дә!

Гөлнур Мөхәммәтханова.

«Якты дөньядан китүеңә бер ел.
Онытмыйбыз сине, моңлы сандугачыбыз!
Син  мәңге безнең йөрәктә! Урының җәннәттә булсын. Караңгы гүрләрең якты булсын! Сагынуга юк дәва. Сине онытуы мөмкин түгел…»,  — дип яза алар. 

чыганак: https://kiziltan-ru.turbopages.org/kiziltan.ru/s/articles/kultura/2023-12-16/tatar-d-nyasynda-s-nm-s-yoldyz-kabatlanmas-yrchy-bulyp-kaldy-3569488

Бәйле