Гөлназ Асаева исеменнән керем алырга чакыралар

Җырчы үзе шок хәлендә.

Мошенниклар популяр җырчы Гөлназ Асаева исеменнән интернет-кулланучыларны алдауның катлаулы ысулын уйлап тапкан. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә сөйләгән.

Аның сүзләренчә, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Подслушано| Тат-шоубиз» дип аталган төркемдә кайчандыр Гөлназның ире Вилдан Шәмсетдинов белән аерылышуы турында пост барлыкка килгән. Текстта, ир белән хатын җырчы башлап җибәргән яңа проектның активларын бүлешмәгәннәр, дип әйтелә. Имеш, шуңа пар аерылышкан.

Аннары шул ук проектның асылы турында бәян ителә. Авторлар әйтүенчә, бу — онлайн-уен, аннан пассив керем алып була. Яңалык ахырында укучыларга проектка керү һәм акча эшләү өчен актив сылтама буенча күчәргә тәкъдим ителә. Шулай ук постта, Гөлназ тыңлаучыларына 1000 сум бонус алырга мөмкин булган промокод бүләк итә, диелә.

Җырчы үз язылучыларын игътибарлырак булырга һәм шикле сылтамаларга кермәскә чакырды.

«Мин бернәрсә дә ясамадым. Минем андый бизнесым юк. Чынлыкта, мин шок хәлендә», — дип хәбәр иткән Гөлназ Асаева үз фанатларына.

Азды бит бу мошенниклар! Сак булыйк, җәмәгать!

чыганак: https://kiziltan-ru.turbopages.org/kiziltan.ru/s/articles/obchestvo/2023-12-17/g-lnaz-asaeva-isemenn-n-kerem-alyrga-chakyralar-3570146

Бәйле