«Татар җыры – 2024»: Гөлназ Сәфәрова үзен хәерче дип атавы, Салаватның кайчан чыгасын белми чабышучылар – тагын нинди кызыклар булды? [фотолар, видеолар]

-- Лейла

16 декабрь Казанда Илһам Шакиров исемендәге концерт залында 24нче «Татар җыры» фестивале уздырылды.

Әлеге фестиваль ел саен декабрь аенда күп еллар татар эстрадасына тугры хезмәт куючы артистлар белән яшь башкаручыларны бер сәхнәгә җыя.

Тамаша «ABIEM Project” һәм «Зәкәрия» фолк-рок төркемнәре чыгышы белән башланды.

Ни кызганыч, оештыручылар концертның башлануын хәбәр итүгә карамастан, ярты халык концерт залына керүне кирәк тапмады, тәмләп буфетта сыйлануларын дәвам итте.

Сәхнәдән фестивальнең беренче лауреаты — Әнвәр Нургалиев тавышы яңгырагач, буфеттагы гүзәл затлар концерт залына агылды.

Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов тамаша кылган зур музыка бәйрәмен ике республиканың атказанган артисты – Әнвәр Нургалиев ачып җибәрде.

Ул фестивальнең әтисе Камил Гәрәевтән сәхнәдә «Алтын барсны» кулына алучы бердәнбер артист булды.

Камил Гәрәев Әнвәр Нургалиевка «Әнвәр, бөтен татар кызлары синеке дип уйлыйм» — дип шаяртты.

Тамашаны Гөлназ Сәфәрова, Айрат Ильясов, Рамил Шәрәфиев алып барды.

Гөлназ Сәфәрова 18нче елын фестивальнең алып баручысы икән.

– Айдар Галимов һәр елны «Алтын барс» сыны ала, димәк, артистлар арасында иң бае ул, ә иң хәерчеләре — без — алып баручылар, чөнки безгә бер нәрсә бирелми, – дип үпкә белдереп шаяртып алды Гөлназ Сәфәрова.

Сиринә Зәйнетдинова һәм Руслан Кираметдиновның «Бер җылы сүз» дуэты искиткеч яңгырады.

Әлеге дуэтта тавыш тембрлары, киенү рәвешләре, сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары — барысы да килешле иде.

Күптән түгел кайнар суга пешкән Илнат Фәрхуллинны сәхнәдә күргәч,  халык җанланып китте. Сәхнәнең бер башыннан икенче башына йөгереп кенә җырлап йөрде, ничек барсына хәле җитә, шаккатмалы!

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллинаның образы кияүдәге үз иреген сагынучы хатынны хәтерләтте: кыска мини итәк, чәчләр таралган, дәртле көй, әле җырының сүзләре дә «Әйтелмәгән сүзем калды, сиңа»…

Халыкка оештыручылардан көтелмәгән бүләк — легендар шәхесләр:  Салават Фәтхетдинов, Идрис Газиев һәм Зөлфәт Хәким чыгышлары булды.

Сәхнәгә халык артисты Салават Фәтхетдинов чыккач, тамашачылар уянып киткәндәй  булдылар, башта аңлый алмый тордылар, чөнки оештыручылар аның чыгышын сер итеп саклады, ә аңышып алгач, телефоннарын чыгарып, ашыга-ашыга төшерә дә башладылар.

Халык артисты Идрис Газиев әниләр турында «Ишелеп уңды чия» җырын башкарды. Ул «Ишелеп уңды чия бакчабызда, юк, син, әни, авыз итәргә. Күрше әбиләргә кереп чыктым өлешеңне хәер итәргә» дип җырлаганда залда утыручыларның күз төпләре яшьләнде.

35 ел элек язылган легендар «Җырларым-хыялларым» хиты белән башлаган автор-башкаручы Зөлфәт Хәким «рөхсәт итегез бераз шаярып алырга, ахыры хәерле булсын» диде дә, үзенең иҗатына хас  булмаган, «Көзге блюз» җырын башкарды.

Тамашачыга әллә чынлап ошады, әллә нәкъ менә Зөлфәт Хәким башкарганга, ләкин халык аның бу шаян җырын яратып кабул итте.

Әтиле-уллы Зиннур һәм Ильназ Сафиуллиннар «Талларым», «Кунак егет», «Бәхет төне», «Челтер чишмә» җырлары кергән «Попурри» башкарганда кемдер яшьлегенә, ә кемдер балачагына кайтып килде.

Елның иң романтик җыры — Алия Карачурина һәм Ришат Төхвәтуллиннар башкаруында «Тиңләдем» җыры булды.

Татарстанның халык артисты — Филүс Каһировның чыгышыннан, аеруча, канәгать калды:  «Афәрин» кычкырдылар, сызгырдылар, озак итеп алкышладылар.

«Татар җыры» фестивален Марат Галимов һәм Филүс Каһиров бергә «Татар телем» җыры белән йомгакладылар.

Халык, концертның ахырына якынлашканын сизеп алуга, гардеробтан иң беренче булып киемнәрен алырга дип ишекләргә ябырылды…

Елына бер уза торган «Татар җыры» фестивалендә телебезгә багышланган җыр астында татарларларның торып чыгып китү күренешеннән күңелсез булып китте…

Бәлки, 4 сәгатьтән артык зур концерт караганнан соң тамашачылар, чыннан да, аргандыр. Тел, милләт дисәң дә организм үзенекен итә, чөнки күпчелек тамашачы өлкән буын кешеләре иде.

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле